Бүген, 23 июньдә, Кабан арты мәчетендә “Рамазан чатыры”нда ифтар мәҗлесендә ислам икътисадына багышланган сөйләшү уздырыла.
Ифтарга килүчеләр ислам икътисадына багышланган сорауларын шушы өлкәдә эшләүче белгечләргә бирә алалар. Әйтик, ифтарга Россия ислам икътисады һәм финансы үзәге директоры Ринат Габбасов, “Амаль» финанс йорты генераль директоры Рәшит Низамиев, «Альянс Жизнь» ислам иминиятләштерү проекты җитәкчесе Сираҗетдин хаҗи Нәбиев, Ислам икътисады һәм идарәсе кафедрасы җитәкчесе Галим Вахитов, Ислам бизнесын һәм финансын үстерү фонды Линар Якупов һәм башкалар чакырылган.
Чараны Кабан арты мәчете мәхәлләсе ТР МДН ярдәмендә, Республика хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәмендә уздыра.
+7 927 407 77 37
info@kazan-ramazan.ru
www.kazan-ramazan.ru




