29 июньдә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда “Мөбәрәк Рамазан аенда Коръәни Кәрим. Бүгенге Иранда хаттатлык сәнгате” дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә Иранның бүгенге заман рәссам-каллиграфларының иҗат эшләрен күрергә мөмкин. Әлеге иҗади эшләр танылган Иран сәнгать белгече һәм коллекционеры Мөхәммәд Саребанның “Саребан” шәхси сәнгать галереясеннән китерелде. Шулай итеп, Казанда беренче мәртәбә Иран осталары Һади Рушан Замир, Мөхәммәд Сәйет Нәкашиан, Пейман Пейроуи, Бабак Хеҗази һәм башкаларның каллиграфиясе белән танышырга мөмкин.
Күргәзмә Коръән иңә башлаган мөбарәк рамазан аена башлана. Нәкъ менә рамазан аенда Изге Китапны уку мәртәбәле һәм сабаплы гамәлләрдән санала. Шуның өчен дә рәссам-каллиграфлар Коръән аятьләре, салаватлар язылган каллиграфия сәнгате үрнәкләрен, Коръән басмалары тышлыклары өчен махсус ясалган рәсемнәр күргәзмәләрен оештырылар.
Күргәзмә Казанда бары 3 көн генә бара (29, 30 июнь, 1 июль), аннары Уфага китә.
29 июньдә, күргәзмә ачылышыннан соң, Иран каллиграфы осталык дәресен үткәрә.




