26 июньдә “Казан-Арена” стадионында оештырылган ифтар мәҗлесе мөселман кардәшләребезнең зур бер бәйрәменә әйләнде. Мөселманнар сәгать кичке җидедән алып, ахшам намазына, тугызынчы яртыга кадәр бирегә ашыктылар. Стадион каршында ифтарга килүчеләрне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфтиятнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башка мөхтәрәм дин әһелләре каршы алып вәгазьләде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада оештырылган иң зур ифтарга килүчеләр белән аралашканда: “Безне бергә җыйган Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләгә барлык мактауларыбыз булса иде. Бүген бер табын артына төрле кешеләр җыелдык. Җитәкчеләребез, хәзрәтләр, апалар, абыйлар, әбиләр, бабайлар килде. Яшьләр һәм балаларны да чакырдык. Аллага шөкер, рамазан айларында шушылай бергәләшеп намаз укыйбыз, авыз ачабыз, догалар кылабыз. Безнең шулай җыела алу бик сөенечле вакыйга. Моны Аллаһы Тәгаләнең республикабызга, халкыбызга, җиребезгә биргән бик зур бәрәкате дип кабул итәргә кирәктер. Бәрәкәтле булдык дип шатланыйк һәм шөкерләр әйтик. Бер-беребезгә карата тагын да михербанлырак булыйк”, - диде.
Быелгы республика ифтарына 5 меңләп кеше җыелды. Алар арасында – Башкортстан, Дагыстан, Мәскәү һәм башка җирләрдән килгән кунаклар бар иде. Бер меңнән артык мөселман кардәшебез республика районнарыннан, авылларыннан килде.
Республика ифтарын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә оештырды.
Ифтарга чакыру билетлары мәчетләр аша таратылды, мәҗлескә килгән берәү дә кире борып җибәрелмәде. Физик мөмкинлекләре чикле булганнар, ятим балалар чакырылды. Күп сандагы волонтерлар ифтарны оештыруда башыннан алып ахырына кадәр зур тырышлык куйдылар. Мәҗлескә барлыгы 10 казанда 2 тоннадан артык пылау әзерләнде.




