27 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Дагыстан Республикасы башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдов “Ярдәм” мәчете һәм аның каршында күрмәүче мөселманнар өчен эшләп килүче укыту-тернәкләндерү үзәгендә булдылар һәм биредә оештырылган ифтар мәҗлесендә катнаштылар.
Кунакларны үзәкнең эшчәнлеге белән мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов таныштырды. Ул биредә изге Рамазан аенда Россиянең төрле төбәкләреннән белем туплау нияте белән килгән сукыр мөселманнарның яшәү шартлары, уку-укыту процессы ничек оештырылуын тәфсилләп аңлатты. Биредә уңышлы гына эшләп килүче “Зур Казан” типографиясе белән дә таныштырды. Дагытсан кунагы күргәннәре белән канәгать калуын белдерде һәм мәчет җитәкчелегенә саваплы эшчәнлегендә уңышлар теләде. Соңыннан алар “Ярдәм” мәчете каршында оештырылган Рамазан чатырында ифтар ашында катнашты.




