27 июньдә Казанның Кабан арты мәчетендә ятимнәр өчен ифтар үтте. Рамазан чатырына Дәрвишләр бистәсендәге мәктәп-интернатта тәрбияләнүче балалар чакырулы иде.
Балалар бирегә үзләренең кул эшләре белән килде. Мәҗлес барышында ифтарга килүчеләр арасында балаларның кул эшләрен сату буенча аукцион оештырылды. Кайбер аукционга куелган эшләрнең бәясе 6 мең сумга кадәр җитте. Кергән акчалар мәктәп-интернатны тәэмин ителүгә тотылачак.
Соңыннан Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин бабаларга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерде һәм киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләде. Балаларга махсус күчтәнәчләр таратты һәм бергәләп дога кылды.












