29 июньдә Хаҗилар мәчетендә 180 кешелек зур ифтар ашы үтте. Мул табынны алты бертуган Ибрагимовлар һәм аларның гаиләләре әзерләде. Ифтардан соң Буа шәһәре Бебель мәчете имамы Марсель хәзрәт Кәримов Рамазанның фазыйләтләре турында сөйләде. Аннан соң Төркиядән килгән Госман Нури Коръән укыды. Мәхәллә имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов бик үтемле итеп дога кылды. Килгән халык рәхмәтләр әйтеп үзләренең мәхәллә мәчетләренә тәравих намазына таралышты.
Хаҗилар мәчетендә ифтарлар дәвам итә
30 июнь 2015 ел 11:03
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә үткәрде
29 апрель 2025 ел 12:57
Мөфти Камил хәзрәт Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Иҗтимагый советының “Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде
28 апрель 2025 ел 17:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






