Әлмәт шәһәренең "Виардо" ресторанында район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт каршында эшләп килүче мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Зиатдинова белән берлектә ифтар мәҗлесе үткәрде. Әлеге чарада шәһәр хакимияте, мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.
Күркәм мәҗлесне Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән укып башлап җибәрде. Ул шулай ук рамазан аеның фазыйләтләре турында аңлатты.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова кунакларны сәламләп, Әлмәт мөхтәсибәтенә, мөслимәләр берлегенә һәм укытучыларга яшь буынны тәрбияләүдә зур өлешләрен керткән өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Мәҗлес мул табыннар артында дәвам итеп җәмәгать белән дога кылу белән тәмамланды.



