Республика имамнарына атап әзерләнгән «Шура» журналының тугызынчы саны дөнья күрде. Бу сан, нигездә, мөбарәк ай- Рамазанга багышлана. Рамазан ае өчен махсус вәгазьләр, Корбан гаете хөтбәсе бирелгән. Шулай ук рамазан аеның фазыйләтләре, рамазан хакында хәдисләр, ураза тотуга кагылышлы мәкаләләр урнаштырылган.
Альманах Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең рамазан ае белән котлавы һәм татар имамнары форумында ясаган чыгышы белән ачыла. Башка дин әһелләре, нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгечләре әзерләгән эчтәлекле вәгазьләр халкыбызга ислам кыйммәтләрен җиткерә. Күп сандагы дини сорау-җаваплар четерекле мәсьәләләрне аңлатып бирәләр.
“Фән” рубрикасында “Әхмәтһади Максуди”, “Морад мулла”, Гали Чокрый мирасы”, “Мансур Хәлляҗ кыйссасы” дип аталган язмаларны укырга мөмкин.
Дини сорауларга кагылышлы сораулар “Дин гыйлеме” дип аталган аерым рубрикада бирелгән. Моннан тыш хәдисләр, әдәби мирас ядькарләре урын алган.
"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер тапкыр нәшер ителә. Альманах республиканың барлык имамнарына бушлай таратыла.




