1 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәтчелек үзәгендә ифтар ашы уздырды. Әлеге ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, комитет рәисе Марат Низамов, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев һәм әлеге оешма вәкилләре, комитет белән хезмәттәшлек итүче мөселман кардәшләребез катнашты.
Ифтар мәҗлесенә килүчеләр Камил хәзрәт җитәкчелегендә җәмәгать намазын укыдылар, догалар кылдылар.
“Хәләл” комитеты тарафыннан ифтарлар ел саен оештырыла.