Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева белән очрашты. Рөстәм хәзрәт Зилә ханымга “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясен уздыруда зур булышлык күрсәткәне өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Рәхмәт хаты”н тапшырды, шамаил бүләк итте. Шулай ук очрашуда алга таба да ислам мәдәнияте өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару юллары барланды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу елның февраль аенда рухи мирасыбызны барлау һәм таныту максатыннан “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясен игълан итте. Әлеге акция кысаларында беренче мәртәбә татар шамаилләренә багышланган Россиякүләм сәнгать конкурсы уздырылды. Конкурс 4 номинациядә игълан ителде: «Традицион татар шамаиле», «Һәвәскәр каллиграфия», «Балалар иҗаты», «Гаилә ядкаре». Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Австралиядән барлыгы 300 эш кабул ителде.
“Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей- тыюлыгы һәм Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музее, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте” иҗтимагый оешмасы ярдәмендә “Минем гаиләмнең шамаиле: үткәннәрдән - бүгенгегә”
Беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук конкурска йомгак ясау бәйгесе Кол Шәриф мәчетендә уздырылды. Моннан тыш “Казан Кремле” музей-тыюлыгы булышлыгында татар шамаилләре күргәзмәсе татар дин әһелләре форумы көннәрендә “Корстан” үзәгендә һәм Изге Болгар җыенында тәкъим ителде.




