Рөстәм хәзрәт Яңа Чишмә районы имамнары белән очрашты

02 июль 2015 ел 17:53
Рөстәм хәзрәт Яңа Чишмә районы имамнары белән очрашты

Бүген ТР МДН рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Яңа Чишмә районында имамнар, мәхәллә халкы белән очрашты. Хәзрәт иртәннән Акъяр авылы мәчетендә булды. Биредә тирә-як авыл имамнары, мәхәллә кешеләре белән очрашты. Хәзрәт аларга нәзарәткә кагылышлы яңалыклар, эшләр турында сөйләде. Күп сандагы сорауларга җавап бирде. Шушы җыелышта мәчеткә яңа имам сайланды. Тавыш бирү юлы белән, Илгиз хәзрәт Әшрәпов имамлык вазыйфасына билгеләнде. Рөстәм хәзрәт яңа имамны мөхтәсибәт белән тыгыз элемтәдә булырга һәм мәхәллә халкы белән актив эшләргә чакырды.

Акъяр авылында булгач хәзрәт район үзәгенә юл алды. Монда җирле хакимият вәкилләре, имам-мөхтәсиб, мәхәллә халкы белән очрашулар узды.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәфәре кысаларында Яңа Чишмә районындагы дини вәзгыять, рамазан уңаеннан оештырылган чаралар белән танышты, тәкъдимнәрне тыңлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана