Бүген Кол Шәриф мәчете янында ел саен уздырыла торган “Рамазан хакында сөйлә” акциясе чираттагы мәртәбә уздырылды. Мөселман яшьләре “Рамазан – изге гамәлләр ае” дип язылган түштамгалар һәм изге ай хакында язылган буклетлар тараттылар. Шул ук вакытта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров яшьләргә нәсихәтләрен, дәгъватларын җиткерделәр, мөрәҗәгать итүчеләргә, башкала кунакларына рамазан хакында аңлаттылар.
Акция вакытында Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданга язу такталары да урнаштырылды. Теләгән һәркем бирегә Татарстан мөселманнарына үзенең теләкләрен язып калдыра алды.
ТР МДН нәзарәтенең яшьләр бүлеге “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясен рамазан дәвамында алып бара. Акция кысаларында рамазанга багышлап күп сандагы чаралар оештырыла. Кол Шәриф мәчете каршында уздырылганы республиканың башка районнарында да үткәрелә.




