Шәһри Болгар шәһәрендә 26 июльдән – 5 августка кадәр балаларның уку һәм ял итү "Милләт" лагеры узачак. “Милләт” лагеренә Россия төбәкләреннән балалар һәм яшүсмерләр җыелачак. Шулай ук Финляндиядән дә балалар килер дип көтелә.
“Милләт” лагерының максаты - баланы шәхес итеп тәрбияләү, сәләтләрен ачу, әхлакый яктан үстерү.
"Милләт" лагеры программасы:
- телләр өйрәнү (татар, төрек, гарәп);
- мәдәни-тарихи чаралар: экскурсия, музейларга бару, археологик казу
эшләре белән танышу;
- балаларны индивидуаль яктан үстерү (мастер-класслар, тренинглар,
шәхесләр белән очрашулар);
- спорт чаралары;
"Милләт" балалар лагерын "Милләт" яшьләр үзәге "Ярдәм" фонды белән оештыра.
“Милләт” лагерында катнашу өчен заявкалар 20 июльгә кадәр кабул ителә. Элемтә һәм ярдәм итәргә теләүчеләр өчен 8 905 319 97 33 (Лилия) номерына
шалтырата ала.




