Хәләллекне тормышка киңрәк кертүнең бер юлы – ошбу хакта халыкка күбрәк информация бирү. 8 июльдә Чаллы “Хәләл үзәге”нең сатып алучылар почмагында әнә шундый бер чара үтте - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитетының экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов ошбу базар сатучылары белән очрашты. Аның барышында күп кенә сорауларга ачыклык кертелде. Сатучыларны аеруча ризык өстәмәләре кызыксындыра. Баш эксперт әйтүенчә, алар терлекләрдән ясалган яки үсемлекләрдән алынган булырга мөмкин. Бу очракта җитештерүче белән бергә бу сораулар ачыклана.
Катнашма үсемлектән эшләнгән булса, ул хәләл ризык җитештергәндә файдалана ала. Мәсәлән, хәтта пешерелүче ипинең катнашмаларын белү дә мөһим. Фоат хәзрәт әйтүенчә, шул ук таләп буяуларга да кагыла. “Ә ризык буяуларын кулланмыйча мөмкин түгел. Мәсәлән, казылыклар аерым төскә кертелмәсә, аларны ашарга теләүчеләр бик күп булмас иде,”- ди ул. Эксперт бөҗәкләрдән эшләнгән буялар кулланылган очракта аларның продукцияне харамга әйләндерергә мөмкин икәнлеге хакында да кисәтте. “Бер үк вакытта үз белдекләре белән хәләллеге расланган продуктларны харамга чыгару очраклары да бар. Монсы инде хәләлне харамга әйләндерүчене гөнаһка китерә. Бу мәсьәләдә белеп бетермичә ниндидер нәтиҗә чыгарырга кирәкми. Барыбыз да изге Корьәннең “Нәхел” сүрәсенең 116-117 аятьләрен истә тотсак иде,”- ди Фоат хәзрәт.
Очрашуда шулай ук “Чаллы-Бройлер” җәмгыятендә җитештерелгән хәләл продукция буенча сораулар булды. Фоат хәзрәт биредә хәләл продукция өчен тавыкларның мөселманча кулдан чалынуы, барлык шәригать таләпләренең үтәлүе, санитария нормаларының саклануы хакында тулы информация бирде.
Алга таба да мондый очрашулар дәвам итәчәк.
Хәлил Шәрипов, Чаллы