Рамазан ае уңаеннан Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә иҗади конкурслар оештырыла. Катнашучылар 3 төркемгә буленә: балалар, яшьләр hәм өлкәннәр.
Конкурсларның асылы:
- балалар рәсем ясый.
- яшьләр hәм өлкәннәр шигырь яза.
Конкурс 15 июльгә кадәр генә дәвам итә. Бүләкләү Ураза гаете көнне 17 июль 10-30 башлана.
Балалар иҗат иткән рәсемнәр Ак мәчет холлында стендта июль ае тәмамланганчы эленеп торачак. Шулай ук иң оста ясалган рәсемнәр hәм шигырьләр Ак мәчет сайтына кертеләчәк. Конкурс шартларын akmechet.ru сайтыннан кереп карый аласыз.
Иҗат эшләрен түбәндәге электрон адреска юлларга: info@akmechet.ru яки мәчет вахтасында урнаштырылган тартмага салырга була.
Сораулар өчен телефон: 8-962-57-34-667. Габдрахман.







