Республикабызның танылган, хөрмәтле абыстае, күп еллар дәвамында дин юлында сабаклар укыткан мөгаллимә Сәйдә Аппаковага 80 яшь тулды. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин динебез үсешенә зур өлеш керткән Сәйдә абыстайны олуг юбилее белән тәбрикләде. Мөфти котлавын һәм “Рәхмәт хаты”н Әлмәт имам-мөхтәсибе һәм Р. Фәхретдинов исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Сәйдә абыстайга юбилей бәйрәмендә тапшырды.
Сәйдә Фәесхан кызы Аппакова 1990 елдан бирле тирә-ягындагыларга дин-исламыбызны аңлатучы, бигрәк тә балаларга ислам нигезләре, әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштыручы остаз-мөгаллимә. Милли, дини уяну, күтәрелеш чоры дип бәяләнгән үзгәртеп кору елларында Сәйдә Аппакова республиканың массакүләм мәгълүмат чараларының көтеп алынган абыстаена, нәсихәтчесенә әйләнде. Россия, Татарстан шәһәрләренә, районнарда, авылларда ул күп сандагы вәгазь кичәләрендә катнашты. Бала чагында, үсмерлектә газиз әти-әнисеннән алган "тузмый торган бүләк" дини гыйлемен һәркем белән теләп уртаклашып, инсаннарга иманлы юлны табарга булышып яши.
Сәйдә апа нәселе бик тә хөрмәтле нәсел. “Әтиебез ягыннан 13 буын бабаларым мулла, мәзин булган. Безнең гаилә Мәрҗани мәчетендә хезмәт иткән 17 имам белән аралашып яшәде. Аларның ничек итеп илебез, динебез, дип җан атып гомер иткәнен күреп үстек. Аллаһ сүзен әйтергә ярамаган елларда да, бездә, кача-поса, дигәндәй, 30-40ар мулла җыелышып, берсе-берсенә Коръән укуларын тыңлатыр, киңәшер иде”, - дип искә ала ул.




