9 июльдә ТР МДН дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев “Болгар” радиосында тәравих намазын уздырды. Шулай итеп, беренче мәртәбә татар радиосыннан тәравих намазы яңгырады. Бу радио тыңлаучыларга рамазан ае бүләге булды. Тәравихтан соң хәзрәт дога кылды һәм ураза тоту хакында сөйләде.
Шуны да әйтергә кирәк, тәравихка кадәр “Болгар” радиосы хезмәткәрле ифтар уздырдылар, табын артында хәзрәт белән бергә дин хакында сөйләштеләр.





