Түбән Кама телевидениясендә рамазан ае дәвамында “Рамазан кичләре” дип аталган программа күрсәтелә. Тапшыруны Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин алып бара. Хәзрәт тапшыру дәвамында халыкка ислам кыйммәтләрен җиткерә.
“Рамазан кичләре” тапшыруының эфирга чыгу вакыты: сәгать 19.15 тә. Ул дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә күрсәтелә.




