8 июль көнне Теләче районының Олы Мишә бистәсе җирлегендә яшәп хезмәт күрсәтүче 3 фермер 70 кешегә ифтар мәҗлесе оештырды. Гадәттәгечә, мәчеттә вәгазьләр тыңлап намазларны укыганнан соң, мәктәп ашханәсе диварларында ифтар үткәрелде.
9 июль көнне исә чыгышы белән Олы Мәтәскә авылыннан булган эшмәкәр Галим кызы Миләүшә үз хисабына әле яңа ганы салдырган мәчетендә, шулай ук Аллаһ ризалыгы өчен 40 кешегә ифтар мәҗлесе үткәрде.
Ошбу ике чарада да районыбызның имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм районыбызга кунак буларак чакырылган Төркия җөмһуриятеннән килгән дин кардәшебез катнашты.
Теләчедә эшкуарлар ифтар уздыра
13 июль 2015 ел 10:55
Соңгы яңалыклар
Казанда AAOIFIның БДБ илләрендәге ислам финансларын үстерү буенча беренче Вәкиллекле үзәге ачылды
26 декабрь 2025 ел 18:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



