14 июльдә ТР МДН нең яшьләр бүлеге “Рамазан изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында “Апрель» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларны Казан зоопаркына экскурсиягә алып баруны оештырды. Шулай итеп, 20 бала һәм аларның ата-аналары хайваннар дөньясы белән танышты. Аннары исә тәм-томнар белән дә сыйладылар.
Соңыннан экскурсиядә катнашучылар һәм “Апрель» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре нәзарәткә рәхмәтләрен белдерделәр.



