Бу көннәрдә Мәскәүдә беренче мәртәбә оештырылган халыкара Коръән фестивале уздырыла. 13 июльдә Россия, Ливия, Алжир, Фәлистин һәм башка илләрнең дин әһелләре, вәкаләтле вәкилләре катнашында ачылган фестиваль беренче аятьләр иңгән рамазан ае уңаеннан оештырылды.
Фестиваль кысаларында Россия, Иран, Әзербайҗан, Казахстан, Төркия, Һиндстан, Таҗикстан мөселманнары проектлары, эшләре, мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук Изге Китапны русчага тәрҗемәсе тәкъдим ителде, Коръәнне өйрәнү буенча сөйләшүләр, осталык дәресләре уздырылды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте проектлары белән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр таныштырды. Рөстәм хәзрәт фестивальдә катнашучыларга ел дәвамында мәчетләрдә Коръән өйрәнү буенча түгәрәкләр оештырылуы, Кол Шәриф мәчетендә тәүлек дәвамында Изге Китап укылуы, күптән түгел көндезге вакытта Болгардагы Ак мәчеттә Коръән укыла башлануы хакында җиткерде.
Шулай ук Рөстәм хәзрәт нәзарәт тарафыннан “Казан басмасы”ның яңа нөсхәләре әзерләнүе хакында сөйләде.
Фестиваль Россия мөфтиләр советы һәм Иран илчелеге көче, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Дагыстан нәзарәтләре, Ислам мәдәниятен өйрәнү фонды, Фараби институты ярдәмендә оештырылды.



