14 июль көнне, Буа шикәр заводы ашхәнәсендә, иганәчеләр Рәмис Рахмәтов, Рамил Садыков тарафыннан ятим-мескен балалар өчен ифтар ашы уздырылды. Анда мөмкинлеге чикле ятим балалар шатланышып тәм-томнардан авыз итте.
Район имам - мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов вәгазен балалар бик бирелеп тыңладылар. Хәзрәт барча катнашучыларны Рамазан ае белән тәбрик итте, иганәчеләргә уңышлар теләде.
Чара догалар кылып тәмамланды.






