Шундый күркәм чара 14 июльдә «Аш-су» ресторанында үтте. Чаллы журналистлары катнашында ифтар ашы беренче тапкыр оештырылды. Ифтарда шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм Мәлик хәзрәт тә катнашты. Чарага «Чаллы-ТВ», «Күңел» радиосы хезмәткәрләреннән тыш, «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Челнинские известия» басмалары, «Рен-ТВ» телеканалы журналистлары килде. Шулай ук ашта моннан берничә ел элек шәһәрнең массакүләм мәгълумат чаралары идарәсен житәкләгән Илаева Фәнилә Абдулловна, массакүләм мәгълумат чаралары белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре дә бар иде. Моннан тыш, әлеге чара турында «Күңел» радиосыннан ишетеп килгән шәһәрдәшләребез дә кичәбезгә ямь өстәде.
Чаллыда беренче мәртәбә журналистлар ифтары уздырылды
16 июль 2015 ел 21:08
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт махсус хәрби операция зонасындагы Татарстан сугышчыларына дүртенче тапкыр гуманитар йөк һәм автомобиль илтте
30 октябрь 2023 ел 11:19
“ДУМ РТ Хаҗ”дан отышлы тәкъдим: 10нчы ноябрьгә кадәр юлламаны алып калырга өлгерегез
27 октябрь 2023 ел 09:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



