Шундый күркәм чара 14 июльдә «Аш-су» ресторанында үтте. Чаллы журналистлары катнашында ифтар ашы беренче тапкыр оештырылды. Ифтарда шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм Мәлик хәзрәт тә катнашты. Чарага «Чаллы-ТВ», «Күңел» радиосы хезмәткәрләреннән тыш, «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Челнинские известия» басмалары, «Рен-ТВ» телеканалы журналистлары килде. Шулай ук ашта моннан берничә ел элек шәһәрнең массакүләм мәгълумат чаралары идарәсен житәкләгән Илаева Фәнилә Абдулловна, массакүләм мәгълумат чаралары белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре дә бар иде. Моннан тыш, әлеге чара турында «Күңел» радиосыннан ишетеп килгән шәһәрдәшләребез дә кичәбезгә ямь өстәде.
Чаллыда беренче мәртәбә журналистлар ифтары уздырылды
16 июль 2015 ел 21:08
Соңгы яңалыклар
Әлмәтнең яңартылган Җәмигъ мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды
16 июнь 2024 ел 06:28
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
16 июнь 2024 ел 03:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



