Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев район үзәгендә җирлектәге имамнар, мөгаллимәләр, абыстайлар һәм җирле үзидарә советы җитәкчеләре өчен ифтар ашы уздырды.
Ифтарда имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин һәм Төркиядән килгән Коръән-хафиз вәгазьләр сөйләделәр, нәсихәтләрен җиткерделәр һәм Коръән аятьләрен укып догалар кылдылар.
Ифтарда 100гә якын кеше катнашты.




