Форумда Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 18-30 яшьтәге 100дән артык егет һәм кыз катнашыр дип көтелә. Бүгенгә Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Башкортстан, Кырым республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән 70кә якын гариза кабул ителгән. Форумны ачу тантанасы 20 август көнне, өйлә намазыннан соң, Казан Кремлендагы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.
Очрашуда ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Ул мөселманнарны якынлашып килгән Ураза гаете белән котлап: “Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен! Рамазан аенда кылган изге гамәлләребезнең савабын күрергә насыйп булсын!” – дигән теләкләрен җиткерде.
“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, форумны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Чара мөселман яшьләрен берләштерүгә, алар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү максатыннан, ватандашларыбызның рухи бердәмлеген ныгытуга, шулай ук егетләрдә һәм кызларда социаль, дини активлык, белемгә омтылуны тәрбияләүгә юнәлтелә.
ТР мөфтие урынбасары билгеләп узганча, күп санлы чит ил кунакларын һәм мөселман яшьләрен бер урынга туплаячак бу төр форматтагы форум Татарстанда гына түгел, Россиядә дә моңарчы үткәрелмәгән. “Яшьләр – безнең киләчәк. Туар көнебез бүген аларның нинди уй-максатлар белән яшәвенә бәйле”, – диде ул форумның әһәмиятен ассызыклап.
Айгөл Биктимерова сүзләренә караганда, форумны үткәрү идеясе Татарстан районнарындагы мөхтәсибәтләр белән эшчәнлек барышында туган. “Мөхтәсибәтләр белән нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге турында планнар төзегәндә, яшьләр форумы уздырырга ниятләдек. Тора-бара бу идея төрле яклап үсеш алды. Бүген исә безнең алда мөселман яшьләр форумы планы бар. Ул беренчел вариантыннан шактый киңрәк, эчтәлеге ягыннан баерак. Татарстан районнарының актив мөселман яшьләреннән тыш, форумга Россия төбәкләреннән дә егетләр һәм кызлар җыела”, – дип сөйләде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе. Форумда катнашуга иң күп гаризалар җибәргән төбәкләр арасыннан ул Башкортстан Республикасын аерып күрсәтте.
Атна дәвамында форумда катнашучылар палаткалы лагерьда яшәячәк. Алар аралашучанлык һәм лидерлык сыйфатларын үстерүне күз уңында тоткан тренингларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнашыр дип планлаштырыла. Татарстанның һәм чит илләрнең күренекле дин әһелләре белән очрашулар да каралган. Аерым алганда, форумга Малайзия вәкиле Абдурәхим Бикрим, Төркиянең Бурса шәһәре мөфтие Мәхмәт Имәнәй, шулай ук ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТРның Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлмән һ.б. килер дип көтелә.
“Форумның программасы дингә дә, яшьләрнең гомуми камилләшүенә, әхлакый үсешенә дә юнәлтелә. Программага кертелгән җәмәгать намазлары, шул исәптән тәсбих намазлары, “Болгар” музей-тыюлыгындагы “Ак мәчет” территориясендә укылачак”, – диде Айгөл Биктимерова. Ул китергән мәгълүматларга караганда, форумның һәр көне аерым тематикага багышлана. Әйтик, “Әссәләмегаләйкүм” дип аталган беренче көн яшьләрне үзара таныштыру, дуслаштыруга юнәлтелә. Форумның башка көннәре “Яшьләр исламда”, “Интернет һәм яшьләр”, “Кунак коймагы”, “Гыйлем көне” исемнәрендә уза. Форумның “Дуслык” дип аталган көнендә Төркиядән кунаклар килүе көтелә.
Программага шулай ук экскурсияләр, төрле мастер-класслар һәм интеллектуаль уеннар да кертелгән.
Форумның нәтиҗәсе буларак, резолюция кабул итү күздә тотыла.
Искәртеп үтәбез: төбәкләрнең җирле Диния нәзарәтләренә хатлар җибәрелеп, яшьләрне чакырып форум турында мәгълүмат алдан бирелгән. Анда катнашу өчен взнос күләме – 2,5 мең сум. Юл чыгымнарын килүчеләр үзләре капларга тиеш була.
“Татар-информ”, Ләйсән Исхакова