Бүген шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур ике бәйрәмнең берсе – Ураза гаетен бәйрәм иттеләр. Тантаналы гает намазы иртән шәһәрнең үзәк мәчетендә укылды.
Әлмәт районының имам - мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бәйрәм вәгазендә Рамазан аенда ураза тотуның савабы турында сөйләде, чын иман, изге гамәлләр белән Аллаһка рухи якынаюның әһмиятен күрсәтте. Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау телеграммасын укыды.
Мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин тәбрикләде, җәмгыять файдасына игелекле эшләрнең калган айларда да дәвам итүен теләде.
Чыгышлардан соң гает намазы укылды, барлык мөселманнарның тоткан уразалары кабул кылынсын дип дога кылынды.




