Буа мәдрәсәсендә Коръән ятлау курслары тәмамланды

20 июль 2015 ел 09:55
Буа мәдрәсәсендә Коръән ятлау курслары тәмамланды

15 июль  көнне Буа мәдрәсәсендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган Коръән ятлау курсын тәмамлау тантанасы булды. Әлеге курс рамазан аенда балалар өчен уздырылды.   

Тантанада  район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәдрәсә ректоры Рәшит хәзрәт Маликов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Вәлиуллин, Коръән - хафизлар Абүбәкр белән Абдулла, Төркиядән килгән кунак  Госман Нури катнашты.

Укуларны йомгаклау конкурс рәвешендә үтте, шәкертләр үзләренең белгән гыйлемнәре белән остазлары алдында имтихан тотты, һәр балага Буадагы “Улыбка”дигән кибеттән 4000, 2000, 1000, сумлык сертификатлар бирелде. 

Шәкертләр сөенешеп үзләренә кирәк-яракны кибеттән ала алды.

Тәрбиячеләргә, Коръән- хафизләргә  рәхмәт хатлары тапшырылды.  Буа мөхтәсибәте бу чаралар һәр елны үтәр дигән өмет белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана