Бүген, 20 июльдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мароккодан килгән ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакрим белән очрашты.
Мөфти Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нәселеннән саналган хәдисләр белгечен нәзарәт эшчәнлеге, уку-укыту эшләре белән таныштырды. Очрашу барышында сөйләшү нигездә гыйлем бирү, дини мәгариф эшләрен оештыру хакында барды.
Берничә ел элек хөрмәтле шәех Казанга Россия ислам университеты җитәкчелеге чакыруы буенча килгән иде. Ул университет шәкертләренә лекцияләр алып барды. Аларга гарәп грамматикасы, ислам хокукы, ислам хокукы нигезләре, гакыйдә (ислам мәсләге), хәдисләр, ислам хокукының нигез булып торучы принциплары һәм максатлары, хәдис гыйлеме хакында сөйләгән иде.



