Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Мөхтәрәм Мәхмәт Гермез!
Төркиянең Суруч шәһәрендә килеп чыккан теракт хакында авыр хәбәр килеп иреште. Күп сандагы кешеләрнең гомерләрен өзгән фаҗигале хәл күңелләрне тетрәндерде. Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән тирән кайгыгызны уртаклашам.
Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.
Террорлык гамәлләрен берни дә аклый алмый. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын!
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе




