Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов Универсиада авылында хәләл туклану ашханәсе ачылышында катнашты. Универсиада авылында су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар яши.
25 май -27 июнь көннәрендә чемпионат пешекчеләре “Хәләл системасы: теория һәм практика” курсын уздылар. Әлеге укуларны комитет белгечләре РИУ белән берлектә үткәрде. Шулай итеп, чемпионатта катнашучылар да, кунаклар да хәләл ризык белән туклана ала.




