21 июльдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, шулай ук ТР МДН фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Азнакай районындагы дини эшләр белән таныштылар.
Очрашуда район башлыгы Наҗәт Нәгыймов җирлектәге хакимият белән дин әһелләре арасында алып барылган хезмәттәшлек, имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин мәчетләрдә оештырылган чаралар турында сөйләде.
Дин әһелләре төрле авыллардагы мәчетләрдә дә булдылар һәм үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр.



