Мәчетләр каршында оештырылган курсларга лицензия кирәкми

22 июль 2015 ел 17:19
Мәчетләр каршында оештырылган курсларга лицензия кирәкми

Россия Президенты “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы Федераль законга  үзгәрешләр кертү хакында”гы (13.07.2015 № 261) законга кул куйды. Әлеге законның 5 нче матдәсенә 5 нче пункт өстәлде. Әлеге пункт нигезендә мәчетләр каршындагы курсларда дингә өйрәтүгә һәм дини тәрбия бирүгә лицензия кирәкми.

Яңа пунктан аңлашылганча, дини берлек, Россия законнары һәм дини оешманың эчке кагыйдәләре нигезендә, дингә өйрәтергә һәм дини тәрбия бирергә хокуклы. Дин өйрәнү һәм дини тәрбия белем бирү эшчәнлеге буларак саналмый. Шуңа күрә дә хәзер прокуратура һәм башка дәүләт органнары мәчетләр каршында оештырылган курслардан  уку-укыту эшчәнлеге алып бару өчен лицензия таләп итәргә тиеш түгел.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана