Бүген Арча үзәк мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы булып узды. Изге Коръән аятләрен укып дога кылгач Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев район имамнарын алга таба ниятләнелгән эшләр белән таныштырды. Имамнар башкарырга тиешле иң әһәмиятле бурычларның берсе - мәчет мәхәлләләрнең регистрация эшләрен тәртипкә салу хакында ассызыклады. “Җәй айлары балаларны мәчетләргә җыю өчен иң кулай вакыт, шуның өчен бу мөмкинчелекне дә кулдан ычкындырмаска кирәк”, - диде Раил хәзрәт. Арча мәчетләрендә җәйге балалар җәйләвенең узуын югары бәяләде һәм рәхмәтләрен белдерде.
Алга таба куелган бурычларның тагы берсе - 2 августта районда балалар сабантуен уздыру.
Бүгенге чарага Әхмәтһади Максуди пансионатыннан Гали хәзрәт килгән иде. Ул имамнарга үзенең үтемле вәгазен сөйләде. Шуның белән җыелыш тәмамланды, дип хәбәр итәләр Арча мөхтәсибәтеннән.



