Мөселман яшьләре арасында элемтәләр булдыру, бабаларыбыз Ислам кабул иткән тарихи җирдә рухи мирасыбызны җиткерү максатыннан оештырылган җыенда Коръән уку үзе бер күркәм гамәл булды.
Кызлар арасында Казаннан Илюсә Фәйзуллина, Гөлназ Гыйлфанова һәм Менделеевскидан Мария Иванова Изге Китапны укуда үрнәк күрсәттеләр.
Егетләр арасында түбәндәгеләр җиңде:
Раил Галәвов (Кайбыч) - 1 урын;
Бәкир Адилов (Крым, Алушта) - 2 урын;
Салих Зиннәтуллин (Яшел Үзән) - 2 урын;
Рафис Миңнуллин (Тәтеш) - 3 урын;
Динар Рафиков (Мөслим) - 3 урын.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген, 23 июльдә, мөселман яшьләре белән очрашканда җиңүчеләрне котлап, бүләкләр тапшырды



