Кичә, 23 июльдә, Әлки района имам-мөхтәсибе Исламетдин хәзрәт Шәйхетдинов үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзрәтне туган көне белән котларга бу көнне “Йолдызлык” (“Созведие”) кафесына район имамнары, аның шәкертләре, күрше район имам-мухтәсибләре, дуслары, туганнары һәм хезмәттәшләре җыелды. Чарада шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин катнашты.
Бәйрәм Изге Коръән уку белән башланып китте һәм чакырылган кунакларның котлау сүзләре белән дәвам итте. Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм үз исеменнән юбилярны Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәбрикләде һәм рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды.
“Исламетдин хәзрәт районыбызның барлык милләт вәкилләрен берләштерүче шәхес. Кешеләр арасында дустанә мөнәсәб урнаштыруда, уртак тел табып, төрле аңлашылмаучанлыкларны хәл итүдә аңа тиңнәр юк. Аның белән аралашырга да, эшләргә дә җиңел”, - дип билгеләде район башлыгы Александр Никошин.
Бу кичне Исламетдин хәзрәт турында күп кына җылы сүзләр һәм күркәм теләкләр яңгырады. Бәхәссез, катнашучыларның һәркайсысы аның эшчән һәм кешеләргә карата уңай мөнәсәбәтен билгеләде.
Исламетдин хәзрәт озак еллар дәвамында Әлки районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкары. Шушы вакыт эчендә мөхтәсибәт төрле өлкәләрдә уңышлы гына эшләп килә һәм уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Аллаһа Тәгалә Исламетдин хәзрәт Шәйхетдиновка барлык тырышлыклары өчен үзенең әҗер-сәвапларын бирсен!




