“Сабыйга” акциясе тәмамланды. Акция дәвамында җыелган акчаларның бер өлеше “Гаврош” балалар приютына тапшырылды. Бүген биредә 10 бала тәрбияләнә. Әйтергә кирәк, “Зәкят” хәйрия фонды рамазан ае тәмамлану уңаеннан биредә зур бәйрәм оештырган иде.
Әлеге акция кысаларында төрле яшьтәге балалар өчен кирәк-яраклар да җыйдылар. Алар күп балалы, гарип бала тәрбияләүче гаиләләргә, ятимнәргә тотылды.
“Зәкят” хәйрия фонды шулай ук Республика балалар йортына да ярдәм күрсәтте. Биредә яшәүче балаларга памперслар, пеленкалар, балалар азык-төлеге китерделәр.
“Сабыйга” акциясен оештыручылар әлеге сәваплы эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәтен белдерә!




