Бүген Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылды. Тантаналы ачышта Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар, танылган спортчылар катнашты. Дөньякүләм чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлар комитеты ярдәмендә Универсиада авылында хәләл туклану мөмкинлеге булдырылды.
25 май -27 июнь көннәрендә чемпионат пешекчеләре “Хәләл системасы: теория һәм практика” курсын уздылар. Әлеге укуларны комитет белгечләре РИУ белән берлектә үткәрде. Шулай итеп, чемпионатта катнашучылар да, кунаклар да хәләл ризык белән туклана ала.
Турнир Татарстан башкаласында 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Ярышларга 2793 спортчы теркәлгән. Россия җыелмасы составына Татарстан данын яклаучы 12 спортчы керде. Дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре 5 дисциплинада катнаша: хай-дайвинг, су тубы, синхронлы йөзү, йөзү һәм суга сикерү.




