Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Мөхтәрәм Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов!
Гаиләгезгә авыр кайгы килүе – кызыгыз Гөлнараның фаҗигале төстә мәрхүм булуы хакында хәбәр килеп иреште. Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән тирән кайгыгызны уртаклашам.
Аллаһы Тәгаләдән Сезгә зур хәсрәтне күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык сорыйбыз! Раббыбыз кызыгызның урыннарын оҗмах түрләреннән итсә иде!
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.




