Бүген Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты вәкилләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга дөньякүләм спорт чарасы кысаларында югары дәрәҗәдә хәләл туклану оештырылуы хакында әйтеп, рәхмәтләрен белдерделәр. Бу хакта Йәминнең су спорты төрләре федерациясе Хәлел әл-Хәлифи, Фәләстиннән Фаваз Аллүм, Сүриядән Омар Ашур нәзарәттә мөфти белән очрашу вакытында җиткерделәр.
Чемпионат тарихында беренче мәртәбә хәләл туклану өчен аерым бер махсус урын – Универсиада авылында “Хәләл” ашханә булдырылды. Биредә хәләл ризыклар әзерлиләр, саклыйлар, чарада катнашучыларга тәкъдим итәләр.
Хәләл туклану ТР МДН нең “Хәләл” стандартлар комитеты тарафыннан оештырылды һәм күзәтү астына алынды. Тәүлек дәвамында биредә комитет хезмәткәрләре кизүдә торалар һәм катнашучыларның хәләл хакындагы сорауларына җавап бирәләр.
Мөфтияттә узган очрашуда Камил хәзрәт чит ил кунакларын нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды, аларга республикабыз мөселманнары хакында сөйләде. Шулай ук истәлек бүләкләре тапшырды.



