“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере базасында мөселман балалар сабантуе узды. Бәйрәмне моңлы азан, Наил хәзрәтнең аять-сүрәләре һәм Рубис хәзрәтнең багышлавы белән ачып җибәрделәр. Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов үз чыгышында балаларга мондый бәйрәм бүләк итүдә аеруча мөхтәсибәт, мәгариф, мәдәният бүлекләре, спорт мәктәбенең тырышуын билгеләде.
Сабантуйны Наил һәм Ленар хәзрәтләр “Мин динемне яратам” исемле рәсем ясау һәм инша язу бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итеп башладылар. Бәйгедә катнашкан һәркемне бүләкләделәр. Марсель Мусин, Гүзәл Мифтахова, Диана Закирова, Әдилә Сәхибуллина, Азат Әскаров, Рәзилә Төхбиева, Гөлгенә Шиһапова I һәм III дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар. Шулай да ике эшне аерым билгеләделәр: Ислам Хәкимов һәм Ясминә Гыйлаҗева рәсемнәрен аеруча ошатканнар.
Саабантуй кысаларында татарча көрәш буенча ярыш та үтте. Нәтиҗәләр:
30 килограммга кадәр.
Әнис Әхмәтшин, Олы Мәңгәр.
Айзат Филатов, Олы Мәңгәр.
Фидан Фәхриев, Комыргуҗа.
40 килограммга кадәр.
Рәсим Сәләхетдинов, Олы Мәңгәр.
Риназ Шакиров, Олы Мәңгәр.
Ислам Хәйруллин, Бәрәскә.
40 килограммнан зуррак.
Ранис Фәйзрахманов, Ары.
Инсаф Фәйзрахманов, Олы Мәңгәр.
Булат Фәхриев, Комыргуҗа.













