Бүген мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм мөхтәсибәтләр буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кукмара мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр вакытында нәзарәт вәкилләре җирлектәге имамнар белән аралаштылар, дини эшләр хакында фикерләштеләр.
Шулай ук хәзрәтләр Кәчимир авылындагы тарихи мәчеттә булды. Бу мәчет 1899 елда салынган архитектура һәйкәле санала һәм совет елларында да аның ишекләре бикләнмәгән. Мәчет имамы Камил хәзрәт Баһаутдинов биредә мирасыбызны саклау, дәгъватлау ниятеннән музей да булдырган.
Очрашу вакытында имам диния нәзарәте вәкилләренә Ш. Мәрҗани йортында оештырылачак музей өчен пыялага ясалган татар шамаилен тапшырды. Әлеге “Аятел Көрси” язылган шамаилне Мөнирә Әхмәтҗанова гаиләсе кадерләп саклаган.
“Татар халкының бөек фикер иясе һәм галиме Мәрҗани йортында ислам музеен оештыру ул, бүгенге буынның бабайларыбыз алдындагы әхлакый бурычы. Бик күпләр әлеге проектка теләктәшлек белдерә. Бүгенге көндә музейга дистәдән артык татар шамаилен тапшырдылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт, аның урынбасары Илдар хәзрәт, 1000 еллык исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт һәм башкалар”, - диде Рөстәм хәзрәт Батыр.








