Бүген мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылдылар.
Сәфәр кысаларында хәзрәтләр Р.Фәхретдинов исемендәге мәдрәсәдә булдылар һәм имамнар белән очраштылар. Биредә имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җитәкчелегендә имамнар җыелышы узды. Җыелышта киләсе уку елына әзерлек, дәгъват эшләрен алып бару һәм мәхәлләләргә кагылышлы проблемалар хакында сөйләштеләр.
Хәзрәтләр мөхтәсибәтнең төрле авылларында булып, мөселманнар белән аралаштылар, бүгенге дини вәзгыять, дини эшләр хакында фикерләштеләр.




