Бөгелмәдәге “Ислам нуры” күзләре күрмәүчеләр мәчете социаль яклау бүлеге белән бергә фитыр сәдакасе акчасына алынган күчтәнәчләрне мохтаҗларга таратуны оештырдылар. Шулай ук күчтәнәчләр физик мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләргә бирелде.
Төрле-төрле ризыклар тутырылган 50дән артык пакет әзерләнгән иде. Мәчет имамы Әмир хәзрәт Исмәгыйлов сүзләренә караганда, мәчеткә кергән бөтен фитыр сәдакаләре дә мохтаҗларга өләшенә һәм мондый ярдәм өчен алар бик рәхмәтле.








