Әлеге очрашуга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Хабиб Али әл-Җәфринең шәхси чакыруы буенча китте. Очрашуда шулай ук ТР МДН Голәмәләр шурасы баш секретаре, РИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалеев катнаша.
Дин галимнәре очрашуы кысаларында шәех Усам әл-Әзхәринең хаталанган, адашкан агымнар хакындагы китабы тәкъдим ителде. Китапта төрле агымнарның ни сәбәпле адашуы турында аңлатылган.
Ислам галимнәренең халыкара очрашуы Әбу-Даби шәһәрендә 31 июль -1 август көнәрендә уза. Әлеге чарада төрле илләрдән билгеле дин белгечләре катнаша. Татарстан мөфтиенең чара кысаларында күп галимнәр белән шәхси очрашулары ниятләнелгән.





