19 - 29 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини - әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда 45 малай һәм 43 кыз – барлыгы 88 бала катнашты. Дини белемнәре буенча өч төркемгә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай ук төрле уеннар, конкурслар, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Лагерьга бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.
29 июль көнне лагерьны ябу чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Җыен башында малайлар азан әйтеп ике рикәгать намаз укып күрсәтте. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, дини шигырьләр сөйләде, нәшид-мөнәҗәтләр башкарды, әдәп-әхлак темасына багышланган театральләшкән тамаша күрсәтте.
Лагерь дәвамында белем алуда уңышка ирешүчеләр өчен 1 яки 5, яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән медальоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, шулай ук дини рәсем, лагерь турында иң яхшы язма конкурсларында призлы урынга лаек булучыларга бүләкләр бирелде.
Бик тә кызыклы, күңелле үткән чарада 88 баланың һәммәсенә дә тәм-том, китап һәм мәктәп кирәк-яракларыннан торган пакет тапшырылды. Мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткереп, бала-чага: “Киләсе елга да лагерьга киләчәкбез!” – дип шатлыкларын күңелләренә сыйдыра алмыйча елмаеп таралыштылар. Хәер, араларында моңаеп елаучылар да бар иде: “Сезнең белән бер дә аерыласы килми”, - диде алар мөгаллимнәргә һәм яңа дус-ишләренә. Шуңа күрә саубуллашканда остазлары: “Дини белем сукмагында очрашырга, аралашып яшәргә насыйп булсын!” – дип дога кылды.
Ришат хәзрәт Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе директоры








