Кайбычта дини сабантуй узды

03 август 2015 ел 10:18
Кайбычта дини сабантуй узды

Быел Кайбыч районы мөхтәсибәтенең 10 мәхәлләсендә балалар өчен дини лагерьлар оештырылды. Анда 140тан артык укучы бала  йөреп белем өстәде. Мәхәлләләрдәге дәресләрне  район мөгаллимнәре һәм шулай ук   Казан шәһәре мөселман уку йортларыннан җәйге практика үтәргә килгән ике шәкерт алып барды. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге  лагерларны оештырган мөгаллимнәргә хезмәт хакы да түләнде, ә иң яхшы оештыручыга - Олы Кошман авылы имам хатыйбы Фәрит хәзрәт Файзуллинга премия да  бирелде.

2 августта ошбу мәхәлләләрдә укыган шәкертләрне районның “Салават күпере” спорт комплексына дини сабантуйга җыйдылар. Балаларның ихлас шатлыгы, күңелле уеннар, кызыклы бүләкләр, спорт ярышлары белән тулы бу рәхәт бәйрәмне Кайбыч районы мөхтәсибәте оештырды. Сабантуйда ат ярышы да, капчык киеп чабу да, тизлеккә йөгерү, чүлмәк ватыш уеннары да булды. Бәйрәмнең иң матур мизгеле - мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Коръән уку ярышы иде. Бәйгедә Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Сабантуйга килгән һәркем яктылык, җылылык һәм бәйрәм рухына күмелеп өйләренә таралышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана