1 августта Чистай районының җиһазлар фабрикасы районында күптәннән көтелгән иман йорты- “Әниләр” мәчете ачылды.
Мәчет ачу бәйрәмендә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, район хакимияте вәкилләре, районның төрле мәчетләре имам-хатыйблары, иганәчеләр, авыл халкы катнашты.
Бәйрәм Коръән уку белән башланып китте, мөзтәсиб Алмаз хәзрәт вәгазь сөйләде, аннары халыкка яңа мәчет имам- хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин тәкъдим ителде.
Мөфти урынбасараы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бәйрәмгә җыелган халыкка Сөекле Пәйгамбәребез хәдисләрен җиткерде. Хәзрәт: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчет төзүчеләрнең урыны җәннәттә булыр, дигән. Шушындый күркәм эшләрне башкаручыларга Раббыбыз үзенең савапларын мулдан бирсен”, - дип теләде.
Мәчет төзүче меценат Әсхать Гарифуллин һәм аның җәмәгате Халидә Гарифуллинна мәчеткә исем сайлау турында әйтеп уздылар: “Безгә иң якын кешеләр – әниләр. Шуңа күрә дә аларны хөрмәтләп “Әниләр” исемен сайладык. Һәркем әнисенең кадерен белсен һәм исендә тотсын иде”.






