9 августта, якшәмбе көнне, Саба районы Лесхоз бистәсендә мөселман сабан туе үткәрелә. Программада милли уеннар, традицион спорт ярышлары, дини конкурслар, викториналар уздыру каралган. Балалар өчен бәйгеләр аерым оештырылачак.
Бәйрәмгә килүчеләрнең ислам кануннары буенча киенүләре шарт (хатын-кызлар яулыктан, озын җиңле, озын итәкле күлмәктән, ирләр түбәтәйдән).
Бәйрәм сәгать 10.00 дә башлана. Рәхим итегез!



