23 августа Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта "Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале уздырыла. Бер төркем татар эстрадасы җырчылары ДЦП, рак белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган Иске Казан музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында берләшә. Фестивальне оештыруда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге ярдәм күрсәтә.
"Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестиваленең төп максаты һәм шигаре – күзләре начар күрүчеләрне һәм авыру балаларны тернәкләндерүгә өлеш кертү. Чарада җыелган барлык акчалар Анжела Вавилова исемендәге Фондка (http://angela-vavilova.ru/) һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендәге (http://yardem.islamtat.ru/) күрмәүчеләрне һәм ДЦП авырулы балаларны дәвалауга күчереләчәк.
Фестивальдә 30га якын танылган җырчы катнаша: Хәмдүнә Тимергалиева, Зөфәр Хәйретдинов, Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Марсель Вәгыйзов, Гүзәл Җиһаншина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Резедә Шәрәфиева, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар. Шушы чара алдыннан хәйрия концертта катнашачак артистларның берникадәре Казандагы Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында булды.
“Иске Казан” – Татарстанның тарихи урыннарының берсе. Бүгенге башкала нәкъ менә шушы җирләрдән башлангыч алган. Музей-тыюлык эчендә Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган археологик һәм эпиграфик истәлекләр урын алган. Концертка килгән һәр кунак бу экспозицияләрне үз күзләре белән күрә алачак.
Хәйрия бәйрәмендә кызыклы уеннар, ярминкәләр оештыру да каралган. Ярминкәдән кергән акча да хәйрия фондларына тапшырылачак. Шулай ук “Татмедиа” оешмасының “Сабантуй”, “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып бүләкләр бирәчәк.
"Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестиваленә барырга теләүчеләрне автобуста алып бару оештырыла. Автобуслар 23 августта “Ярдәм” мәчете яныннан сәгать 12:30да китә.
Фестивальнең башлану вакыты: сәгать 14.00 дә.
Белешмә өчен телефоннар: 8-917-222-05-65, е-майл: 240-24-99@mail.ru







